news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар өчен каһвә фестивале үткәрелә

Каһвә фестивале 20 сентябрьдә Кабан күле яр буенда уздырыла. Көн дәвамында чарага килүчеләр җирле кафелардан каһвә татып карый һәм остаханәләрдә катнаша, лекцияләр һәм музыка тыңлый, шулай ук каһвә өлкәсе вәкилләре белән таныша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль программасы дүрт төп тема тирәсендә төзеләчәк: тән, белем, сәнгать һәм җәмгыять. 8:00 сәгатьтә яр буе буйлап биш километрлы йөгерештән башлана, ә 9:00 да иртәнге йога булачак. Йога белән шөгыльләнү өчен катнашучылардан үз келәмнәрен алып килүе сорала.

Сәгать 10:00 нан 18:00 гә кадәр мәйданчыкта җирле диджейлар чыгыш ясаячак. Көн дәвамында килүчеләр мозаика буенча остаханә катнаша ала, ә 13:00 тә каһвә утырымы белән рәсем ясау мөмкинлеге булачак.

Программаның мөһим өлеше – шәһәр каһвәханәләреннән каһвә татып карау чарасы. Сессияләр 12:00, 14:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә башлана. Катнашучылар төрле каһвә орлыкларын чагыштыра, каһвә эшкәртү ысуллары турында белә һәм тәм сыйфатларын сурәтләргә өйрәнә алачак.

Шулай ук программага 13:00 сәгатьтә «Өйдә: кофеханәдәге кебек каһвә пешерәбез» лекциясе, 17:00 сәгатьтә «Каһвә: бергәлек, сынау һәм hөнәр» лекциясе, 18:00 дә каһвә турында документаль фильм күрсәтү кертелгән.

Фестивальдә каһвә базары эшләячәк, анда шәһәр оешмаларыннан сый-хөрмәт һәм эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.

«Реактор» арт-резиденциясе «Бизнес-тиндер» чарасына чакыра. 15:00 тән 16:30 сәгатькә кадәр каһвә өлкәсе вәкилләре эш эзләүчеләр белән кыскача танышу әңгәмәләре уздырачак. Биредә эш бирүчеләр дә, шәһәрнең каһвә командаларында эш эзләүче белгечләр дә теркәлә ала.

Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, фестиваль К.Тинчурин исемендәге театр бинасы янында, Мәрҗани урамы ягыннан төшү юлындагы яңа күшәк янында үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot