news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар өчен Горький паркы буенча экскурсия үткәрәчәкләр

Казанда Горький исемендәге парк 28 июньдә үзенең 88 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан шәһәр халкы өчен экскурсия һәм кино күрсәтү оештырыла.

Әйтик, 27 июньдә шәһәр халкы паркта Данило Абдулхаев белән йөри алачак. Ул иҗтимагый киңлекне кайчан нигезләүләрен, элек ничек аталган булуын, һәм монда атаклы кешеләрнең кайсысы вакытны үткәрергә яратуын сөйләр. Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Экскурсия 18:00 дә башлана, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Икенче көнне шәһәр халкын ачык һавада кино карарга көтәчәкләр. Казанлылар режиссер Карен Шахназаровның «Курьер» фильмын күрә алачак. Сеанс 20:30 да башлана. Чара «Татаркино» һәм «Ретро FM» оештырган «Кинолето» проекты кысаларында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 29 июньдә «Крылья Советов» паркының 85 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр халкы өчен бәйрәм программасы әзерләделәр, ул балалар өчен квест, пинг-понг буенча турнир һәм концертны үз өченә алачак. Кичәнең хедлайнеры «Сова» төркеме булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100