Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар өчен бушлай медитация чаралары үткәрелә
Казанда #МедитируемВпарках (#ПарклардаМедитацияясыйбыз) проекты башлана: медитация чаралары Горки-Әмәт урманында һәм Кабан күле буенда 30 августка кадәр бушлай үткәрелә.
Әлеге төр күнекмәләр моңа кадәр медитация белән бер дә таныш булмаган затлар өчен дә, аны күптәннән үз итүчеләргә дә әзерләнә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Даими дәресләр стресс дәрәҗәсен киметергә, игътибарны яхшыртырга, үзеңә, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Горки-Әмәт урманында дәресләр шимбә көннәрендә 8:00 сәгатьтә CUBE контейнер үзәге янындагы агач тирәсендә үткәрелә. Кабан күле буенда медитация якшәмбе көннәрендә 8:00 сәгатьтә Ишкәк ишү мәктәбе пирсында (Һади Такташ урамында урнашкан 35 нче йорт янында) уздырыла.
Чараны медитацияләр белән шөгыльләнә торган «Основа Основ/Нигезләр нигезе» киңлеге оештыра.
Дәресләргә проект сайтында теркәлергә була. Оештыручылар чарага килгәндә үзең белән йога өчен келәм, медитациягә яраклы уңайлы мендәр яки эскәмия, салкынча һава торышы булган очракта плед алырга киңәш итә.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз