news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар муниципаль китапханәләрнең китап фондын яңартуда ярдәм итә ала

Казанлылар муниципаль китапханәләрнең китап фондын яңартуда ярдәм итә ала
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казанның муниципаль китапханәләрендә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» дигән гомумроссия акциясе узачак. 10 февральдән 16 февральгә кадәр казанлылар учреждениеләргә заманча авторлар чыгарылышларын һәм классик басмаларны китерә алалар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елдан да иртәрәк басылырга тиеш булмаган китаплар шәһәр китапханә фондын яңартачак. Акция 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган.

Акция Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия китап берлеге һәм китап таратучылар ассоциациясе ярдәмендә Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм «Растим читателя» ассоциациясе тарафыннан тәкъдим ителде.

Бөтен ил буйлап сигез ел эчендә 1 млн 700 меңнән артык китап җыелган һәм мәдәният учреждениеләренә тапшырылган, дип хәбәр итә оештыручылар. 2024 ел нәтиҗәләре буенча акциядә илнең 7,5 меңнән артык китапханәсе катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100