news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар мохтаҗ гражданнар өчен 1 тоннадан артык азык-төлек җыйган

Казанда «Игелек кәрзине» акциясе кысаларында 1052 кг азык-төлек җыелган. Якын көннәрдә аларны сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук хәрбиләрнең якыннарына тапшырачаклар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Хәйриячеләр озак саклана торган продуктлар: макарон, консерва, үсемлек мае, чәй, каһвә, конфет, печенье һәм башка товарлар сатып алганнар.

Акцияләр республиканың берничә шәһәрендә һәм авылында узган. Волонтерлар тарафыннан барлыгы 3,1 мең килограммнан артык азык-төлек җыелды, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.

«Игелек кәрзине» чарасы даими үткәрелә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Өстәмә сорауларны +7(996)900-50-30 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Акция «Милосердие – Казань» ярдәм хезмәте һәм «Банк еды «Русь» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100