Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар Меңьеллык мәйданындагы боз шәһәрчегендә коймак белән сыйланды
“Май чабу – 2018” бәйрәмен Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм республика халыклары Дуслык йорты оештырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанлылар Меңьеллык мәйданындагы боз шәһәрчегендә Май чабу бәйрәмендә булды. Берничә йөз кеше коймак ашау һәм күңел ачар өчен бирегә җыелды. “Май чабу – 2018” бәйрәмен Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм республика халыклары Дуслык йорты оештырды.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы нәкъ көн үзәгендә иҗат коллективлары чыгышы белән башланды. Аннан сәхнәгә министрлык һәм ведомство вәкилләре күтәрелде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова бәйрәмгә килүчеләрне министр Айрат Сибагатуллин исеменнән котлады.

Бәйрәм өч мәйданда уеннар, ярминкә, атларда йөрү һәм җыр-биюләр белән барды. Тамашачылар алдында “Айбагыр” керәшен ансамбле, “Сәлам” чуваш коллективы, “Коляда” фольклор-этнография ансамбле үз осталыкларын күрсәтте.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында Кытайдан һәм Һиндстаннан булган Казан федераль университеты студентлары да бар иде. Алар мондый бәйрәмгә беренче тапкыр килүен, күбесенең коймакны кабып та караганы булмаган әйтте. Бүген алар славян традицияләре, рус мәдәнияте белән танышып кына калмыйча, күңел ачу уеннарында да катнашты.

Традиция буенча карачкыны май чабу атнасының соңгы көнендә генә яндыралар. Бүген бәйрәм ахырында исә кунакларга күрсәтү максатыннан, искәрмә рәвешендә, китеп баручы кыш символы булган карачкыны яндырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз