news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар май бәйрәмнәрендә муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак

Май бәйрәмнәрендә Казанның урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Автомобильне 28нән 30 апрельгә кадәр, шулай ук 1, 4, 5, 9, 10, 11 һәм 12 майда бушлай калдырырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot