news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлыкка языла ала

Ирекле ярдәмчеләр өлкән һәм аз хәрәкәтле кешеләргә беренче кирәк булган товарларны китерү өчен кирәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Без бергә» волонтерлык штабы эше яңартыла. Эпидемиологик хәлнең начарлануы сәбәпле волонтерларга ихтыяҗ арткан, бигрәк тә Казанда.

Ирекле ярдәмчеләр өлкән һәм аз хәрәкәтле кешеләргә беренче кирәк булган товарларны китерү өчен кирәк. Барлык битараф булмаганнар акциягә кушыла ала, моның өчен + 7(843)273-16-72 номеры буенча шалтырату да җитә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә бөтен Россия буенча акциягә 250 меңнән артык волонтер, 9 мең партнер кушылган инде. 6,5 миллионнан артык кеше алардан ярдәм алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot