Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче балаларга велосипедлар бүләк итә ала
18 майдан 31 майга кадәр Казанда ел саен үткәрелә торган «Велодобро» хәйрия акциясе узачак. Казанлылар кулланмаган, әмма яхшы хәлдә булган велосипедларын тапшыра ала. Транспорт чаралары Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәгән балаларга җибәреләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Теләге булган һәркем игелекле гамәлне хуплап, велосипедны Университет урамындагы 34 бина («Крути Педали»/«Педалеңне әйләндер») буенча алып килә ала, дип хәбәр итә «Велосипедлы Казан» велосипедчылар берләшмәсе матбугат хезмәте.
Проектны «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы ярдәмендә «Велосипедлы Казан» бергәлеге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз