news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүчеләр «Кырлай» паркы урынында Җәмигъ мәчете төзүне яклап петиция язган

Казанда яшәүчеләр, "Кырлай" аттракционнар паркы урынында Җәмигъ мәчетен төзү идеясен яклап, change.org сайтында имза җыю өчен петиция ясаган.

"Татарстан Республикасы башкаласы үзәгендә мәчет төзелеше өчен тавыш биреп, әлеге проектка аз гына булса да өлеш кертергә чакырабыз", - ди петиция авторлары.

Төп аргумент – бу идея "Казан" гаилә үзәге янында елга буен үзгәртүгә караганда экологик чишелеш булып тора.

Петиция ике көн элек төзелгән һәм шул вакытта 20 имза җыелган.

Шул ук вакытта каршы петиция дә булдырылган. Аның авторлары бу районда паркны һәм яшел яр буе зонасын сакларга тели.

Җомга көнне, 1 апрельдә, Җәмигъ мәчетенең Казансу ярында "Кырлай" паркы урынында төзеләчәге билгеле булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot