news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар «Игелек кәрзине» акциясендә аз керемлеләр өчен азык-төлек җыячак

Татарстанда 13 һәм 14 сентябрьдә «Игелек кәрзине» хәйрия акциясе узачак. Җыелган продуктларны республиканың аз керемле кешеләренә тапшырачаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен коры җиләк-җимеш, балалар туклануы, гигиена чаралары яки башка товарлар сатып алырга һәм аларны супермаркетларның махсус кәрзиннәрендә калдырырга кирәк.

Шулай ук шәһәр халкы акциягә волонтерлар сыйфатында кушылырга мөмкин. Моның өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Кәрзиннәр Татарстанның 40 кибетендә урнаштырылачак, шул исәптән Казанда да. Исемлек Казан мэриясе сайтында танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot