news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар Идел буе районындагы яңа балалар бакчасына исем сайлаячак

Казанлылар шәһәрнең Идел буе районындагы 33 хәрби шәһәрчегендә төзелеп килүче балалар бакчасына иң яхшы исем конкурсында катнаша ала, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Яңа уку елына мәктәпкәчә учреждение микрорайондагы яшьләргә үз ишекләрен ачачак.

Балалар исемне сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Балалар бакчасы экология юнәлешендә булачак. Аны бизәү экология темасына юнәлтеләчәк һәм бизәкнең агачтан эшләнгән әйберләрен, урман һәм анда яшәүчеләрнең рәсемнәрен кулланып башкарылачак.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 12 төркемгә исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение янында иҗади остаханәләр һәм экологик сукмак оештырылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot