news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар Җиңү паркында 100 алмагач утыртты

Татарстан башкаласында “Хәтер аллеясы” акциясе узды.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Казанлылар Җиңү паркында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә алмагачлар аллеясы утыртуда катнашты. Бу хакта Татарстан ДОСААФы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кичә һәр елны Җиңү көненә багышлап уздырылучы “Хәтер аллеясы” акциясе булды. Акцияне Россия ДОСААФы “Курс” яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.

Быел оештыручылар 50 алмагач утыртырга әзерләгән булсалар да, үз агачлары белән килүчеләр шактый булган. Нәтиҗәдә, Җиңү паркында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә 100ләп алмагач утыртылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot