news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар Хәбиб Нурмагомедовның җиңүен папаха киеп бию белән билгеләп үтте

Нурмагомедов Дастин Порьены җиңеп, җиңел үлчәү авырлыгында чемпион титулын саклап калды.

Казанлылар Хәбиб Нурмагомедовның җиңүен папаха киеп бию белән билгеләп үтте
соцсети

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ). Катнаш көрәш төрләре спортчысы Хәбиб Нурмагомедовның Казандагы фанатлары аның Дастин Порьены җиңүен елга порты каршында папаха киеп бию белән билгеләп үтте. Социаль челтәрләрдә шул хактагы видео чыкты.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, җиңел үлчәү дивизионында вакытлы чемпион Дастин Порье белән алыш 7 сентябрьдә Әбү-Дабида ММА буенча UFC 242 турниры кысаларында узды.

Шул рәвешле, Хәбиб Нурмагомедов 28нче җиңүен яулады һәм җиңел үлчәү авырлыгында чемпион титулын саклап калды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100