Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар дуатлон-кросс буенча Россия кубогында алтын һәм бронза медальләргә лаек булды
«Үзәк» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ксения Скворцова, Дарья Смелкова һәм Данияр Янмурзин дуатлон-кросс буенча Россия Кубогында алтын һәм ике бронза медаль яулаган. Яшел Үзәндә уза торган ярышларда илнең 15 төбәгеннән 350дән артык спортчы катнаша.
Казан атлетлары тренерлары Сергей Яковлев һәм Александр Коростелев тырышлыгы ярдәмендә уңышлы нәтиҗәләргә иреште, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 26 сентябрь көнне Татарстан башкаласының Аккош күлендә Триатлон буенча балалар лигасының VI этаптагы республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстанның төрле шәһәрләреннән җыелган 7–12 яшьлек 200 яшь спортчы катнашты. Шул ук көнне олылар арасында дуатлон-кросс буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз