news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түли ала

Әлеге сервис Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эшли.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казанлылар мировой судта карала торган эшләр буенча дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түли алалар. Әлеге сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эшли. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елның декабрендә кертелгән онлайн-сервис дәүләт пошлинасын тиз һәм комиссиясез түләргә ярдәм итә. Әлеге сервистан файдалану өчен, дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot