news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар өчен Юридик ярдәм көнендә түләүсез консультация биреләчәк

Белгечләр шәһәрлеләрнең сорауларына 27 июньдә 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә Татарстан башкаласында Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.

Шәһәрлеләр үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап  9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт) алачак.

Шулай ук партиянең шәһәр бүлекләрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә түбәндәге адреслар буенча консультация алырга мөмкин булачак: Восстание урамы, 34 нче йорт; Дементьев урамы, 2б; Жуковский урамы, 12 нче йорт; Ипподром урамы, 17 нче йорт; Себер тракты, 20 нче йорт; Халтурин урамы, 16 нчы һәм Четаев урамы, 50 нче йорт).

Гражданнар сорауларына Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәте республика буенча идарәсе, Татарстан Нотариаль һәм адвокатлар палатасы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Конституция суды һәм «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ белгечләре җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100