news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак» татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде

Татар халык биюе буенча «Батыр батл» остаханәсендә теләгән һәркем катнашты.

«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
Остаханәне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков үткәрде.

«Чара биюче егетләрнең перформансыннан башланды. Алар татар биюе буенча үзара батл оештырды. Соңыннан батлны караучылар биючеләргә бәя бирде. Владислав Уткин дип җан атучылар аның командасына кушылды, Данил Исхаков өчен тавыш бирүчеләр – икенче командага. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music ярдәмгә килде», – диелә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Мастер-класс барлык яшьтәге кешеләр өчен дә туры килә. Безнең әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, хәрәкәтләрне балаларыбызга җиткерү – төп бурычыбыз», – диде Владислав Уткин.

Остаханә барышында катнашучылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» кебек татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде. Катнашучылар капма-каршы ике командада бер-берсен белән көч сынашты, үз белемнәрен күрсәтте, батл оештырды. Ә соңыннан әлеге мастер-класс күмәк бию белән тәмамланды. 

«Батыр батл»ны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә әлеге остаханәне чын күңелдән тамаша кылды, биюгә кушылды. Мастер-класс тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, катнашучыларның биюдән аерыласы килмәде», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Остаханәгә биергә килгән Татьяна ханым чараны зарыгып көтеп алган. «Биюче егетләрнең биюенә сокланып карап тордык. Үзебез дә әлеге мастер-класста бик теләп катнаштык. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар бар кеше кеше өчен дә кызыклы», – диде ул.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда узган ел башланып китте. Узган ел 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены буенча мастер-класслар үтте.
  • Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Татар биюе буенча тагын бер остаханә 30 августта узачак.
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Чараларның тәртибе белән @milli.kzn телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100