Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлылар балаларына Марк, София, Зәкәрия, Максимильян исеме куша
Иң яшь әнигә 18, ә иң олысына – 45яшь. Иң яшь әтигә исә 20 тулган, иң өлкәненә – 50.
( Казан, 27 февраль, "Татар-информ") Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә 455 бала туу теркәлгән. Шуларның 262се малай, 193е кыз. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң яшь әнигә 18, ә иң олысына – 45яшь. Иң яшь әтигә исә 20 тулган, иң өлкәненә – 50.
Туганда сабыйның минималь авырлыгы 800 грамм, максималь авырлык 4710 грамм тәшкил иткән.
Узган атнада балалар исемнәре арасында иң популяры: Марк, София, Артем, Кира, Данил, Милана, Ева, Артур, Самир. Сирәк исемнәр рәтенә Зәкәрия, Максимильян, Йосыф, Ксения, Раян, Елисей, Хәлимә керә.
Шушы вакыт аралыгында шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 222 гаилә теркәлгән. Иң яшь кәләшкә – 18, кияугә – 19 яшь. Ә иң олы кияүгә – 63, кәләшкә – 58 яшь, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз