news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар балаларына Ия, Данислав, Милева, Иветта, Зәкәрия һәм Пьер исемнәре биргән

Узган атнада 450 бала тууы теркәлгән: 220 малай һәм 230 кыз.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Казанлылар балаларына Ия, Данислав, Милева, Иветта, Зәкәрия һәм Пьер исемнәре биргән. Бу хакта, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлегенә нигезләнеп, Казан мэриясе хәбәр итә.

Узган атнада 450 бала тууы теркәлгән: 220 малай һәм 230 кыз.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Ева, Тимур, Матвей, Артем, Алина, Әминә, Алисә, Мария, Мәдинә, Марат. Сирәк кушылган исемнәр: Ия, Данислав, Сәет, Балалетдин, Милева, Иветта, Стефания, Зәкәрия, Пьер, Нәзир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100