Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлылар балаларына Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Зиннур исемнәре кушкан
Футбол яратучылар балаларына Месси хөрмәтенә аның исемен биргән.
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Казанда әти-әнисе балаларына Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель исемен кушкан. Бу хакта Казан рәсми порталы хәбәр итә.
- Танылган спортчы Аргентина җыелмасы составында узган атнада Футбол буенча дөнья чемпионаты матчы кысаларында Татарстан башкаласында булды.
Ата-аналар кушкан сирәк исемнәр арасында тагын Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильина бар. Иң популяр бала исемнәре Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария булган.
28 июньнән 4 июльгә кадәр булган узган атнада Казан ЗАГСы бүлекләрендә 396 бала туган: 232 малай һәм 164 кыз. Иң яшь әнигә – 17, иң өлкәненә 44 яшь. Иң яшь әтигә – 18, өлкәненә 49 яшь. Иң кечкенә туган бала 1440 грамм, иң зур туганы 4560 грамм авырлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз