news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар балаларына Даная, Җәннәт, Милада, Лева, Ариа, Айлин исемнәре биргән

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 417 бала тууы теркәлгән: 224 малай һәм 193 кыз.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Казанлылар балаларына Даная, Җәннәт, Милада, Лева, Ариа, Айлин исемнәре биргән. Бу хакта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр итә. 

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 417 бала тууы теркәлгән: 224 малай һәм 193 кыз.

Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 42. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 620 һәм 5140 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Ясминә, Михаил, Кәрим, Лиана, Тимур, Иван, Милана, Эмиль, Әминә, Дарья. Сирәк кушылган исемнәр: Даная, Җәннәт, Җамалия, Милада, Лина, Мирон, Лева, Әминә, Алана, Ариа, Лиза, Айлин.

news_right_1
news_right_2
news_bot