news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең иҗатына бәя бирәчәк

“Әкият турында хыялланып” дигән темага үткәрелүче рәсемнәр конкурсына килгән эшләр шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә урын алачак

(Казан, 7 март, “Татар–информ”). “САМИ” иреклеләр клубы һәм Республика яшьләр инновация һәм профилактика программалары үзәге “Шиколат” кафелар челтәре ярдәмендә 15–28 март көннәрендә «Тандем», «Мега», «XL» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә “Әкият турында хыялланып” дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрә.
Конкурста Казанның социаль приютлары һәм балалар йортларында, махсус һәм интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр катнаша. Җиңүчеләр өч яшь категориясендә (7 яшькә кадәргеләр, 8–12 яшьлекләр, 13–18 яшьлекләр) билгеләнәчәк. Һәр төркемдә өч призлы урын каралган.
Бәйгедә катнашучыларның эшләренә сәүдә челтәрләренә килүчеләр бәя бирәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot