news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар автобуслардагы медиаэкраннарда Җиңү көне белән котлаулар калдыра ала

Казанда «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына. Геройларга рәхмәт!» акциясе старт ала. Шәһәрлеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның батырлыкларын дәвам итүчеләрне – МХОдә катнашучыларны котлый һәм аларга рәхмәт әйтә алалар. Иң яхшы текстлар 100 автобуста медиаэкраннарда барлыкка киләчәк. Аларны 7 майдан 9 майга кадәр күрергә мөмкин булачак.

Котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен фотолар белән бергә media@kazan-patp2.ru почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны 30 апрельгә кадәр кабул итәләр. Хат темасына «Җиңү көне» дип язарга кирәк.

Иң оригиналь котлаулар җибәрәчәк пассажирлар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «2 нче номерлы ПАТП» МУП матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100