news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар 20 гыйнварга кадәр шәһәр музейларына бердәм билет белән керә ала

Казанлылар 20 гыйнварга кадәр шәһәр музейларына бердәм билет белән керә ала
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Көмеш билет» программасын башлап җибәрде. Әлеге бердәм билет белән Казанның берьюлы берничә музеена кереп була. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Көмеш билет белән түбәндәге музейларга кереп була:

  • Казан Кремле музейлары;
  • Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль урамы, 2);
  • 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль территориясе, 12);
  • Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай урамы, 74).

Билет сатып алганнан соң җиде көн гамәлдә була.

Программа 2026 елның 20 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Көмеш билет зурларга гына сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot