news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар 1918-1940 еллардагы Россия тарихын фоторәсемнәрдә күрә алачак

Күргәзмә 4 ноябрьгә кадәр эшли.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 13 нче октябрьдә Казанның Заманча сәнгать галереясендә “Россия тарихы фоторәсемнәрдә. 1918-1940 еллар” күргәзмәсе ачыла. Казан халкы һәм кунаклары 93 фоторәсем күрә алачак.

Экспозициядә ХХ гасырның беренче яртысындагы фоторәсем осталарының эшләре тәкъдим ителгән, алар арасында Александр Родченко, Аркадий Шайхет, Борис Игнатович, Иван Шагин, Владислав Микоша, Михаил Прехнер, Георгий Зельма бар.

Күргәзмә 4 ноябрьгә кадәр эшли, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100