Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлы телефон мошенникларына ышанып 80 мең сум акчасыннан колак каккан
Хатын-кыз юл-транспорт һәлакәтенә "эләккән" улын акча биреп "коткарырга" теләгән.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
23 сентябрьдә шәһәрнең Мәскәү районында яшәүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул төнге сәгать 12 тирәсендә өй телефонына билгесез ир-ат шалтыратуын һәм аның улы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында хәбәр итүен сөйләгән. Бу проблеманы хәл итү өчен зур суммада акча сораган. Хатын-кыз куркып калган һәм билгесез абонемент номерына 80 мең сум акча күчергән.
Хәзергә полиция хезмәткәрләре номерларның Самара өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе ("Мошенниклык") билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз