Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче егетне кызларның интим фотоларын мессенджерда тараткан өчен хөкем иттеләр
Казанда 22 яшьлек егетне хөкем иттеләр. Ул «Шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу» һәм «Порнография материалларын законсыз әзерләү һәм аларның әйләнеше» маддәләре буенча гаепле дип табылган.
Тикшерү ачыклаганча, 2019 елның көзендә бу егет мессенджерда төркем ачкан. Егет биредә Казан кызларының шәрә төшкән фотоларын куйган һәм алар турында мәгълүмат урнаштырган. Моннан тыш, бу егет каналда порнографик материаллар урнаштырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Кызлар үз фотоларын мессенджерда күреп, полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, 2021 елда порно-төркем эшчәнлеге туктатылган.
Суд бу егетне өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган, 2 ел сынау режимы билгеләнә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз