news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлы Илья Шикшин го уены буенча турнирда җиңү яулады

Казанлы Илья Шикшин В.Шикшинның II Мемориалында җиңүче булды.

Турнир Казанда узды, ярышларда Татарстан һәм илнең башка төбәкләреннән 36 спортчы катнашты. Уеннар өч номинациядә үткәрелде. Ир-атлар арасында беренче урын иясе Илья Шикшин булды, икенче урынны Роман Гатауллин яулады, өченче урынны Илдар Әлмөхәммәтов алды, дип хәбәр итә ТР го федерациясе матбугат хезмәте.

Хатын-кызлар арасында алтын медальне Екатерина Тощевикова яулады, көмешне Ләйлә Мөдәрисова алды, бронза медальгә Руслана Гыймадиева лаек булды. 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында беренче урынны Артур Гыймадиев һәм Әскәр Хөсәенов бүлеште, өченче урынны Руслан Тарасов алды.

Ярышлар 14 һәм 15 май көннәрендә Р.Нәҗметдинов исемендәге Республика шахмат, шашка һәм го спорт мәктәбендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100