news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесен, алдап, булмаган кредиты өчен ярты миллион сум күчерергә мәҗбүр иткәннәр

Казанның «Гагарин» полиция бүлегенә 65 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул аферистлар корбаны булуы турында сөйләгән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хатын-кыз сөйләвенчә, аның кәрәзле телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан. Ул үзен банкның иминлек хезмәте вәкиле дип таныштырган. Кырыкалдар мошенниклар клиентка 100 мең сум кредит рәсмиләштергән дип ышандырган. Җыйган акчаны саклап калу һәм кредитттан баш тарту өчен аны алып, сакланган счетка күчерергә кирәклеген әйткән.

Хатын-кыз шулай эшләгән — ул ярты миллион сумга якын акчасын банктан алган һәм «банк хезмәткәре» хәбәрендә күрсәтелгән реквезитлар буенча күчергән.

Казанлы бары тик берничә көннән соң гына мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100