news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казанькомпрессормаш” ААҖндә ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы булачак

“Казанькомпрессормаш” ААҖндә ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы булачак

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген “Казанькомпрессормаш” ачык акционерлык җәмгыятендә ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы булачак.

Республика эчендә кооперацияне көчәйтү нигезендә машина төзелеше комплексының конкурентлыкка сәләтен үстерү перспективалары турындагы доклад белән “Казанькомпрессормаш” ААҖ генераль директоры Ибраһим Хисамиев чыгыш ясаячак. “Казанькомпрессормаш” ААҖнең профсоюз комитеты рәисе Вадим Борисов предприятиедә социаль мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Утырышны парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галеев үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100