news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урамнарны җыештыру өчен 13,1 миллион сумга дүрт робот сатып алачаклар

Казанда урамнарны җыештыру өчен 13,1 миллион сумга дүрт робот сатып алачаклар
Фото: metshin.ru

Казанда шәһәр территорияләрен җыештыру өчен чылбырлы дүрт робот сатып алачаклар. Техниканың гомуми бәясе 13,1 миллион сум тәшкил итә. Машиналар себерү, кардан чистарту һәм яшел үсентеләрне карап, тәрбияләп тору өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Ике роботны «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе сатып алачак. Аларның берсе – 2,6 миллион, икенчесе 4 миллион сум тора. Техника белән дистанцион рәвештә яки турыдан-туры оператор урыныннан идарә итеп булачак.

Тагын ике машинаны Казанның Киров районы Юл-ремонт эксплуатация идарәсе сатып алырга ниятли. Предприятие 2,5 миллионга – «Веном Саранча» һәм 3,9 миллион сумга «Веном Вектор» роботын сатып алырга җыена.

Сатып алу шартлары нигезендә, техника сәгатенә 5 чакрымга кадәр тизлек җыя һәм -30 градуска кадәр температурада эшли алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot