news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда рейд барышында салым бурычы булган ике машина йөртүчене тотканнар

Казанда үткәрелгән рейд вакытында салым һәм штраф буенча бурычлары булган ике машина йөртүчене тотканнар.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, рейд Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә үткәрелгән. Автомобиль хуҗаларының бурычларын тиз арада билгеләргә мөмкинлек бирә торган «Паутина» махсус системасы ярдәмендә берничә дистә машинаны тикшергәннәр. Ике машина йөртүченең зур күләмдә әҗәте булуы ачыкланган - аларның машиналарын штрафстоянкага урнаштырганнар.

«Мондый уртак рейдлар юлларда дисциплинаны арттыру һәм суд карарлары үтәлешен тәэмин итү өчен даими рәвештә уздырыла», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot