news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Зимбабве вице-президенты килде

Казанга Зимбабве вице-президенты килде
Фото: ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе матбугат хезмәте

Казанга эш визиты белән Зимбабве вице-президенты Константино Чивенга килде. Аэропортта кунакны «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко каршы алды, дип хәбәр итә ассоциациянең матбугат хезмәте.

Чивенга иртәгә булачак «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында, шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашачак. Моннан тыш, ул Татарстанның берничә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларында булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot