news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев килде

Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

(Казан, 12 март, “Татар-информ"). Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе хакиме (үзбәкче - хоким) Химмәт Окбутаев бүген эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Республикадагы сәфәре кысаларында Химмәт Окбутаев “Алабуга” икътисадый зонасында, “КАМАЗ” автомобиль заводы, “Медицина фәне үзәге”/«Эйдос» һәм “Казан” агросәнәгать паркында булачак. Шулай ук ул “ИТ-парк” технопаркы һәм “Иннополис” фән шәһәрчеге мисалында Татарстандагы ИТ- технологияләрнең үсеше белән танышыр дип көтелә.

Моннан кала хоким XVIII халык ара махсуслашкан “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсенең ачылышында да катнашачак. Әлеге чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге җирлегендә үтә. Соңрак Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында Сәмәрканд өлкәсенең икътисадый мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

Сишәмбе, 14 март, Химмәт Окбутаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашу Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Президенты резиденциясендә булачак. Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100