news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга З.Хәкимнең “Легионер” театраль романын китереп булмый - Туймазы театры директоры

Туймазы татар дәүләт театры Казанга дүрт спектакль алып килә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туймазы татар дәүләт драма театры Казан гастрольләрендә алдан вәгъдә ителгән “Легионер” театраль романын “Тиле яшьлек” лирик комедиясенә алыштырырга мәҗбүр. “Артистыбыз Айрат Солтанов авырып китте. Берничә операция кичерде. Шуңа да ул катнашкан спектакльне алып килә алмыйбыз”, - дип аңлатты сәбәбен тетарның директоры Фирзәт Габидуллин.

Туймазы театры Казанга ике елга бер тапкыр килә. Үткән гастрольләрендә спектакльләр Тинчурин театры сәхнәсендә үткән иде. Бу юлы туймазылылар Камал театрын сайлаганнар. “Казанга дүрт спектакль алып киләбез. Бөтен билетларның 50 проценты сатылган. Бу инде өч көн элеккеге мәгълүмат. Хәзер күбрәк тә сатылгандыр. Администраторыбыз Казанда декабрьдән бирле эшли”, - диде Фирзәт Габидуллин. Туймазылылар билетларны Камал театры сайты аша, “Билеттон” аша, һәм иң ышанычлы ысул – сәнгать яраткан җитәкчеләр эшләүче предприятиеләр аша саталар.

Дүрт спектакльнең берсе – Роберт Миңнуллин шигърияте буенча эшләнгән “Каеннарым белән...” шигъри әсәре ике тапкыр күрсәтеләчәк. “Роберт абый белән иҗади дуслыкта яшибез. Аның шигърияте буенча куелган шигъри спектакльне тамашачы яратам караячак”, дип ышаныч белдерде театр директоры.

Казанга гастрольләр оештырырга Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәм иткән.

Исегезгә төшерәбез, 16 гыйнвар көнне – “Тиле яшьлек, Ибраһим Абдуллин; 17 гыйнварда - Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” драмасы; 18 гыйнвар, 19.00 сәгатьтә Александр Коровкинның “Түтиләр” комедиясе; 17-18 гыйнварда, 15.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәдә Роберт Миңнуллинның “Каеннарым белән...” исемле музыкаль-поэтик спектакль күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100