news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга юл тоткан самолет Түбән Новгородка төшеп утырырга мәҗбүр булган

«Аэрофлот» авиакомпаниясенә караган һава судносында 124 пассажир булган.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан Казанга юл тоткан самолет томан аркасында Түбән Новгородка төшеп утырырга мәҗбүр булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

«Аэрофлот» авиакомпаниясенә караган һава судносында 124 пассажир булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot