Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга йогышлы авыруларны дәвалаучы белгечләр җыела
Конференциянең максаты – йогышлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча тәҗрибә алмашу.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә “Корстон” комплексында “Йогышлы патологияләрнең актуаль мәсьәләләре” темасына Идел буе федераль округының II Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциянең максаты – йогышлы авыруларны ачыклау һәм дәвалау, йогышлы патологияле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә алмашу.
Россиянең йогышлы авырулар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар ашказаны тракты, үзәк нерв системасы, вируслы гепатит, герпес инфекцияләре диагностикасы һәм дәвалау мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.
Конференция кысаларында, шулай ук, Идел буе федераль төбәге субъектларының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгечләре киңәшмәсе дә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз