news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга җылы һава торышы килә

Татарстан башкаласында температура нормадан өч градуска югарырак булачак.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы ун көндә Казанда температура уртача климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген шул хакта сөйләде.

«Иртәгә көндезге сәгатьләрдә кояшлы һава торышы көтелә, 5-6 градуска кадәр җылы була», — диде ул.

Профессор әйтүенчә, Казанда астрономик яз башланды, кояш көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга күчте.

«Метеорологик яз уртача тәүлеклек температура ноль градустан узганда башланачак. Гадәттә, Казанда мондый хәл ике ай күчеше арасында — 31 марттан 2 апрельгә кадәрге чорда була. Апрельнең икенче декадасында кар катламы тулысынча эри. Быел Татарстан башкаласында март аенда уртача айлык температура -4 градус тәшкил итә», — диде профессор. 

news_right_1
news_right_2
news_bot