Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Ярославльнең Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры гастрольләр белән килә
Ул «Зур гастрольләр. Россиядә театр җәе» программасы кысаларында уза
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). 2 июньнән 5 июньгә кадәр В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә Ярославльнең Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Алар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Гастрольләр эшчәнлегенә булышлык итү федераль үзәгенең «Зур гастрольләр. Россиядә театр җәе» дип аталган Бөтенроссия программасы кысаларында үтә, дип яза ТР Мәдәният министрлыгы сайты.
Гастрольләр 2 июнь көнне «Дом Бернарды Альбы» спектакле белән башланып китеп, 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачылар хозурына дүрт спектакль тәкъдим ителә: Наталья Ворожбитның «Вий», Дорота Масловскаяның «Двое бедных румын, говорящих по-польски» һәм Ионесконың "Бред вдвоем" һәм Хармс шигырьләре буенча куелган "Двое”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз