news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Япония принцессасы килә

Принцесса Хисако Тамада Япония җыелма командасының тренировкасын карарга ниятли.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе -принцесса Хисако Такамадо Казанның “Рубин” клбуы базасында үз иленең җыелма командасы тренировкасын карарга планлаштыра.

Император гаиләсе кунагын бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова каршы алачак һәм озатып йөриячәк.

Принцесса Япония җыелма командасының барлык уеннарына 1998 елдан бирле йөри. Бу Япония императоры гаиләсе әгъзасының Россиягә 100 елга беренче визиты. 19 июньдә ул Саранскида булган, анда аның командасы колумбиялеләрне 2:1 исәбе белән җиңде.

23 июньдә Хисако Такамадо Екатеринбургка барырга ниятли. Анда Япония җыелма командасы Сенегал командасы белән уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot