news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә Принцесса белән фото урнаштырды.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Казанга Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе - принцесса Хисако Такамадо килде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге уңайдан фото урнаштырган.

«Япония император гаиләсе принцессасы – Казанда! Такамадо Хисако шәһәр белән танышып, Япония җыелма командасы белән очрашачак», - дип язган Лилия Галимова фото астына.

Бүген принцесса «Рубин» футбол клубы базасында (Япония җыелма командасы анда күнегүләр үткәрә) булачак, шулай ук Милли музей һәм Казан Кремле белән танышачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot