news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга яман шеш буенча Милли институты белгече килде

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов яман шеш буенча Милли институты директоры Джо Харфорд белән очрашты

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов яман шеш буенча Милли институты директоры Джо Харфорд һәм онкология буенча Россия-Америка альянсы башкарма директоры София Майклсон белән очрашты. Кунаклар Казанга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышланган халыкара форумда катнашу өчен килгәннәр.
«Сезгә форумда катнашырга риза булганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Айрат Фәррахов. – Соңгы вакытта Россиядә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Безнең «International Forum on Promoting Healthy Lifestyles. Kazan - 2010» дигән уртак проектыбыз – моның ачык мисалы”.
«Мин бүген Республика онкологик диспансерын карадым. Һәм андагы ярдәм күрсәтүне оештыру эше миндә зур тәэсир калдырды. Мин татарстанлылар өчен бик шат”, - дип ассызыклады Джо Харфорд. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot