news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Яңа ел бәйрәмнәренә килгән туристлар саны узган елга караганда 10 процентка арткан

Бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласына Россия һәм чит илләрдән 150 мең кунак килгән.

Казанга Яңа ел бәйрәмнәренә килгән туристлар саны узган елга караганда 10 процентка арткан
архив/Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанга Яңа ел бәйрәмнәренә килгән туристлар саны узган, ел белән чагыштырганда, 8-10 процентка арткан. Бүген Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

«Бу – яхшы тенденция, ул туристлык юнәлешенең үсешен чагылдыра. Безнең бурыч – туристларның саны тагын да артсын кунакларга шәһәребезне бөтен матурлыгын күрсәтү», - дип искәртте Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласына Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Ижевск, Владивосток һ.б. шәһәрләреннән, шулай ук чит илләрдән 150 мең (узган елда – 130 мең) кунак килгән.

Моннан тыш, Казанда Казахстан, Төркмәнстан, Монголия, Франция һәм АКШ туристлары да кунак булган, дип сүзен йомгаклады Туризмны үстерү комитеты директоры.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot