news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга XIV бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Казанга XIV бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы 29-31 мартта Казанда XIV бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген Казанга җыен делегатлары килә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бүген җыенны рәсми ачу тантанасы уза. Ачылыштан соң эшмәкәрләр, төркемнәргә бүленеп, дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачак. Быел җыенга Россия Федерациясе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак.

Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Татарстан Республикасының Тукай һәм Сарман муниципаль районнарына бару планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot