news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Владимир Путин килде

Россия Хөкүмәте башлыгы Казанда Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанга Сочидан Россия Премьер-министры Владимир Путин килде – шушы вакытта аның самолеты “Казан” халыкара аэропортына төште.
Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Владимир Путинның Казанда Универсиада авылында, Көрәш сараенда булуы, Универсиаданың футбол стадионы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашуы көтелә. Шулай ук РФ Премьер-министры белән бүген ачыла торган яңа спорт объектлары арасында телекүпер оештырылачак.
Моннан тыш, Владимир Путин Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куячак һәм Сугыш ветераннары госпиталендә булачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Казан Кремлендә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың спорт объектлары һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше буенча киңәшмә уздырачак. Киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, РФ транспорт министры Игорь Левитин, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot