news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Венгриянең милли үсеш министры килә

Миклош Шестакны Татарстан башкаласында эшлекле тыгыз программа көтә.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанга Венгриядән рәсми делегация килүе көтелә. Аларны әлеге республиканың милли үсеш министры Миклош Шестак җитәкли.
 
Венгрия кунакларын иртән "Казан" халыкара аэропортында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков каршы алачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
 
Көннең икенче яртысында Миклош Шестак Илдар Халиков озата йөрүендә ике ел чамасы элек Казанда ачылган Венгриянең генераль консуллыгында булачак. Кичкә таба Венгрия министры һәм ул җитәкләгән делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашу көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot