news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Венгрия Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе килде

Сәфәрнең максаты- ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен барлау

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрның беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев Венгрия Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Дьердя Гилиан белән очрашты. Яклар ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен барлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Венгрия илчесенә Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителгән. Владимир Соловьев ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүнең бер юлы итеп “Алабуга” МИЗ га резидентлар сыйфатында Венгрия компанияләрен җәлеп итүне атаган. Татарстан машина төзелеше продукциясен Венгрия базарына чыгару, нефть химиясе комплексы продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, Венгрия компанияләрен ТР кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү, күргәзмә-ярминкә, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек тә перспектив юнәлешләр санала.
2009 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Венгрия арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 392 млн. доллар тәшкил иткән. Ул, 2008 елга караганда, 2,6 тапкырга кимрәк. Шуның 363,1 млн. доллары экспортка туры килсә, 28,9 млн. доллары – импорт өлеше. Соңгы бер елда экспорт 2,8 тапкырга кимесә, импорт, киресенчә, 1,9 тапкырга үскән. Узган ел йомгаклары буенча, Венгрия Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында 8 урында булган. Бүгенге көндә әлеге Ауропа иле белән “Татнефть”, “Татнефтепром”, “Түбән Кама техник углерод заводы”, “Казан вертолет заводы”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама шин”, “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятьләре актив хезмәттәшлек итә.
Илченең сәфәр программасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов белән очрашулар, “Идея” технопаркында, IT-паркта, ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булу каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot