Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Универсиада волонтерлары тәҗрибәсен өйрәнергә Красноярскидан ун яшүсмер килә
Балалар йортында тәрбияләнүче яшүсмерләрне кичә Красноярск тимер юл вокзалыннан поездга утыртып җибәргәннәр.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Красноярск краенда балалар йортларында тәрбияләнүче ун яшүсмер 2013 елгы Универсиада башкаласы – Казанга килергә дип юлга чыкты. Кичә яшүсмерләрне Красноярск тимер юл вокзалыннан поездга утыртып җибәргәннәр, дип хәбәр итә төбәкнең “Енисей” телеканалы. Красноярск белән Казан арасын үтәргә ике тәүлек вакыт кирәк.
Бу балалар 2019 елда Красноярскида узачак Бөтендөнья студентлар кышкы Универсиадасында волонтер булып эшләргә әзерләнә. Шуңа күрә каникуллар чорында аларны Казан тәҗрибәсен өйрәнер өчен Татарстанга җибәргәннәр. Булачак волонтерлар “Казан-Арена” стадионын, Су спорт төрләре сараен, Универсиада шәһәрен һәм музеен караячак. 2013 елда Казанда Универсидада волонтер булып эшләгән кайбер яшьләр белән очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз