Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга ультратавыш диагностикасы белгечләре җыела
Иртәгә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Идел буе федераль округы ультратавыш диагностикасы табибларының II Корылтае ачыла
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Иртәгә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Идел буе федераль округы ультратавыш диагностикасы табибларының II Корылтае ачыла. Форумны Россиядә медицинада ультратавыш диагностикасы белгечләре Ассоциациясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан мэриясе, Казан дәүләт медицина академиясе оештыра.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, корылтайда медицинада ультратавыш ярдәмендә диагноз кую мәсьәләләре каралачак. Аерым алганда, акушерлык, гинекология, перинатология, кардиология, ангиология, гастроэнтерология, уронефрология, педиатрия, неврология, офтальмологиядә ультратавыш диагностикасы; сөт бизләре, эндокрин системасы авыруларына, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланганда ультратавыш ярдәмендә диагноз кую, ультратавыш ярдәме белән инвазив операцияләр үткәрү һәм башка темалар тирәсендә фикер алышыначак. Форумда Россия һәм якын чит илдән килгән белгечләр чыгыш ясар дип көтелә. Чара барышында күргәзмә эшләячәк. Анда медицина җиһазларын җитештерүче оешмалар тарафыннан ультратавыш сканерларының яңа модельләре күрсәтеләчәк. Корылтай 2 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип уйланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз